Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Тукай-безнең күңелләрдә!” тамчы-шоу

24нче март көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында 8нче класслар катнашында тамчы-шоу үктәрелде.Ул якташ язучыбызТукайның тууына -135ел тулуга  багышланган иде.Класс 2 командага бүленеп көч сынашты.Тукай шигырьләренең исемнәрен дә, аның сүзләренә язылган җырларны да укучылар бик тиз әйттеләр.Тукайның балачагы, үсмер чорына кагылышлы сорауларга да төгәл һәм тиз рәвештә җавап бирергә тырыштылар.Бу уенда 2 команда да бертөсле очколар җыеп дипломнар белән бүләкләнде.