Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Кошлар-безнең канатлы дуслар!” викторина

Һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар. Менә быел да китапханәдә, алар турында "Кошлар - безнең дусларыбыз!" дигән викторина үткәрдек. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану", табышмак, кроссвордларга җавап таптылар.