“Карга боткасы” фольклор бәйрәме.
19нчы март көнне Ашытбаш авыл мәдәният йорты фойесында башлангыч класс укучылары өчен “Карга боткасы” фольклор бәйрәме үткәрелде. Ул мәҗүси йола-бәйрәме, ырымнары, уеннары,такмазалары аша туган телебезгә, мәдәниятка һәм татар йолаларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.Иң элек укучыларны бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үтелде.Аннан соң бергәләп әби-бабаларыбыз яратып уйнаган борынгы уеннар белән таныштырып кителде.Яз турында табышмаклар, мәкаль-әйтемнәрне дә искә төшереп алдык. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнадык, җырлар җырладык, такмаклар әйтештек.Аннан соң, укучылар ботка ашадылар. Бәйрәм боткасыннан каргаларга да өлеш чыгарылды.