Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Үзеңне наркотиклардан сакла!” сәламәтлек сәгате

17нче март көнне Авылыбыз яшьләре катнашында наркоманиягә каршы профилактика максатыннан сәламәтлек сәгате үткәрелде.Тема буенча күргәзмә эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды. Яшьләр белән “ни өчен кешеләр наркотиклар куллана, аны сату кемгә отышлы?”,- кебек сорауларга җавап эзләдек. Наркомания бик куркыныч авыру булса да, аның белән табиблар гына көрәшергә тиеш түгел. Бу афәткә каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дигән фикергә килдек.