Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Яулыкларда-халык тарихы!” тематик кичә

7нче март көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында мәдәният йорты белән берлектә “Яулыкларда – халык тарихы!” дип исемләгән чара булып узды.Ул яшь буынга тарихи мәгълүматларга кызыксыну уяту, әхлаклылык, тәрбиялелек сыйфатларын арттыру, татар халык яулыкларына карата мәхәббәт тәрбияләү максатларыннан чыгып үткәрелде.Үсмер кызларыбыз татарның төрледән-төрле яулык, шәлләрен бөркәнеп чыктылар һәм татар халкына гына хас орнамент, бизәкләр турында сөйләделәр.Чарада татар яулыкларының гадәти баш киеме генә булып калмыйча, салкыннан, эсседән саклаучы һәм бизәнү роле үтәүче әйбер булуына да басым ясалды.Яулыкларның татарның гореф-гадәтләренә туры китереп бөркәнергә кирәклеге искәртеп үтелде.Кичә музыкаль чаралар белән үрелеп барды.