Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Телебез-татар, динебез-ислам!” тематик кичә

6нчы март көнне Кысна авыл мәчетендә ак яулыклы әби, апаларыбыз катнашында бик матур, җылы эчтәлекле кичә булып узды.Ул Татарстанда туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан үткәрелде.Бу очрашуда Арча шәһәре мөхтәсибәтенең дини гыйлем һәм тәрбия бирү җитәкчесе Фатхуллина Рая апа да катнашты.