“Бала- яшүсмер-гражданин!” парламент дәресе
3нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, башлангыч класс укучылары өчен парламент дәресе үткәрелде.Чара укучыларны “Дәүләт”, “Граждан”, “Парламент”, “Депутат”, “Закон”, “Бурычлар”, “Хокук” төшенчәләре белән таныштыру максатыннан чыгып әзерләнде.Чара барышында гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында кыскача мәгълүмат бирелде.Һәм төрле ситуацияләр ярдәмендә укучылар белән язылган һәм “язылмаган законнар” төшенчәсен ачыклап үттек.Парламент дәресендә патриотизм, үз Ватаның белән горурлану хакында сөйләшү алып барылды.