Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Ленинград блокадасында балалар (патриотик сәгать)

27нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру максатыннан патриотик сәгать үткәрелде.Анда башлангыч класс укучылары катнашты.Ленинград блокадасы темасын яктырткан китаплар ярдәмендә укучыларга бу вакыйга турында аңлатма бирелде.Аннан балалар белән бу темага карата төшерелгән кинофильм хакында фикер алыштык.Укучылар зур кызыксыну белән  Ленинрад блокадасында калган балаларга карата туган  уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.