“Тәмле дип телеңне йотма, туган телне онытма..!” шигърият сәгате.
2021 нче ел- Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде.Туган телгә мәхәббәт уяту, аны саклау, шигърияткә карата кызыксыну уяту максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә чара үткәрелде.Анда авылыбыз яшьләре, студентлар катнашты.Чарада Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады.