Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Яңа елга үгез хуҗа!” (тематик кичә)

Искечә Яңа ел – 13 гыйнвардан 14енә каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган популяр бәйрәм. Ашытбаш авылы халкы бу бәйрәмне ел да билгеләп үтмичә калмый. Менә быел да китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре  бәйрәмне кызыклы итеп үткәрделәр.Театральләшкән  кичәдә авыл халкы төрлечә күңел ачты, биеделәр, җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар.Ә инде башваткыч уенында аеруча күңелле итеп, яратып катнаштылар.Бу уен “Татарстанда бердәмлек һәм туган телләр елы” уңаеннан, туган тел, әдәбият темасын чагылдырып эшләнде.Чара бик мавыктыргыч һәм файдалы үтте.