Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Иң серле бүләк “ мастер-класс

26нчы декабрь  чит илләрдә бәйрәм — Халыкара бүләкләр көне билгеләп үтелә.
Кешеләр ике төргә бүленә: бүләк бирергә яратучылар һәм аны алырга яратучылар. Шулай да бүләк алырга яратучылар күбрәктер, мөгаен. Югыйсә, Халыкара бүләкләр көнен уйлап тапмаслар да иде. Ә иң кадерле бүләк- үз кулларың белән ясалганы.Менә шул уңайдан 25нче декабрь көнне китапханәдә бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрелде.Анда башлангыч класс укучылары катнашты.Кыш бабай балаларга чыршы бизәү өчен уенчыклар ясарга өйрәтте.Укучылар бу эшне зур кызыксыну белән башкарып чыкты.Мастер-класста Ю.Васильеваның “Арт-студия дома” китабы  “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары кулланылды.