“Язмышлардан юк шул узмышлар!” мәрһәмәтлек сәгате.
Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала.Инвалидар көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә студентлар белән мәрһәмәтлек сәгате үткәрдек. Анда шәфкатьлелек темасына багышланган, күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр,нәсерләр, шул темага эшләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.