Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Авылыбыз урамнары буйлап» экскурсия.

Укучыларның көзге каникул чорында “Нескучные каникулы” исемле проект башланып киткән иде.Менә шуңа нигезләнеп, авыл китапханәсе  һәм  мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар өчен авыл урамнары буйлап сәяхәт оештырды.Бу чара башында кыскача авыл тарихы, урам исемнәрен искә төшереп уздык.Урамыбыз буйлап үткәндә матур йортларга һәм шулай ук караучысыз калган ташландык нигезләргә дә игътибар иттек.Төзек матур йортларны күреп күңелебез күтәрелсә, ташландык нигезләрне күреп йөрәгебез әрнеде.Киләчәктә авылыбыз яңарыр, төзекләнер, иске нигезләр урынына яңалары калкып чыгар дип ышанабыз.