“Минем яраткан Татарстаным!” (викторина)
6 нчы ноябрь - Татарстан республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Шул
уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, укучы балалар өчен викторина оештырдык.Укучыларга илебезнең тарихы, республика буларак барлыкка килүе, Конституция төшенчәсенә аңлатма биреп кителде. Балалар викторина сорауларына төгәл һәм дөрес җавап бирделәр. Соңыннан китап күргәзмәсе белән таныштырып, күзәтү ясалды .Балалар кызыклы уеннар уйнап, укырга китаплар алып өйләргә таралдылар.