"Олыгая һәркем, бу табигый, урап узып булмый картлыкны" (өлкәннәрнең өйләренә бару)
1нче октябрь- өлкәннәр көнендә Ашытбаш авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә, өлкәннәрнең өйләренә барды.Сәхнә ветераннары, иң күп китап укучыларыбыз Фирая һәм Мәүлә абый Абдуллиннарны да бәйрәм белән котладык.Аларга бүләкләребезне тапшырып, китаплар, журналлар алып килдек.Ә Мәүлә абый, үз чиратында, яраткан җырын бүләк итте.