Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Серле белем иленә!"( уен-дәрес)

Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 1нче класска укырга керүчеләрне чакырып чара оештыру инде традициягә кереп бара.Менә быел да мәктәп бусагасын яңа атлап керүчеләр һәм аларның әти-әниләре мәдәният йорты фойесына җыелдылар.Кунакка беренчеләрне кабул итеп алучы укытучы апалары да килгән иде.Иң элек укучыларны һәм килгән кунакларны 1нче сентябрь- белем бәйрәме белән котлап кителде, аннан тема буенча тезелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Чараның икенче өлешендә исә балалар, төрле сынаулар аша үтеп, үзләренең мәктәпкә әзерлекләрен тикшерделәр.Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре нәниләргә бүләкләр тапшырдылар.Чара бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.