“Бәрәкәтле мич котлау йоласы” (фольклор кичә)
16 нчы март көнне, китапханәнең “Ак калфак” балалар фольклор клубына йөрүче укучылар белән мич котлау йоласын сәхнәләштереп күрсәттек. Бу чара балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү, авылыбызның оста мич чыгаручыларын искә алу максатларыннан чыгып үткәрелде. Татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп үстерергә телибез икән, киләчәк буын иң беренче ата-бабаларының рухи хәзинәсен, гореф-гадәтен белергә тиеш.