Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Бәхет юллыйм!” әдәби-музыкаль кичә.

7нче март көнне Ашытбаш аваыл мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан якташ язучыларыбыз - Надия Йосыпова һәм Марсель Шәрәпов белән очрашу кичәсе  үткәрелде.Чара  ТАССРның- 100 еллыгы һәм Арча районы оешуга-90 ел тулу максатларыннан чыгып үткәрелде.Язучыларның иҗатларына багышлап китапларыннан һәм  матбугат материалларыннан китап күргәзмәсе ясап куелды һәм авылдашларга тәкъдим ителде.Язучыларның биографияләре белән таныштырырга исә аларның тормыш һәм иҗатларын чагылдырып эшләнгән электрон презентация ярдәмгә килде.