"Тарих битләрен ачканда..."(тарихи сәгать)
28нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, ТАССРның төзелүенә - 100 ел, Арча районы оешуга -90 ел тулу уңаеннан тарихи сәгать үткәрелде.Тарихи әйберләрдән күргәзмә тезеп куелды һәм ул укучыларга, студентларга тәкъдим ителде.Андагы экспонатлар белән таныштырып үтелде.Укучыларны бигрәк тә тарихи аклы-каралы фотографияләр кызыксындырды, һәм бу фотографияләр буенча фикер алышулар булды.Тарихи сәгатебез бик файдалы һәм эчтәлекле үтте.