Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Җиңү кайтавазы мәңгелек! (театральләшкән музыкаль кичә)

      22нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында ТАССРның 100еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел, Арча районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан театральләшкән кичә үткәрелде.Анда мәктәп укучылары, студентлар һәм авылыбызның үзешчәннәре катнашты.Кичә иң элек тыныч тормышта барган матур күренеш-укучыларның чыгарылыш кичәсе белән башланып китте.Яшьләр бер-берсенә киләчәккә булган уй-омтылышлары белән бүлешәләр.

      Тик менә аларның хыялларына чынга ашарга язмаган икән шул, илебезгә явыз дошман бәреп керә, сугыш башлана.Ә инде икенче өлештә, “Герман көен” җырлап, ир-атларны, яшь егетләрне сугышка озату күренеше күрсәтелде. Кичә сугыш темасына багышланган шигырь, җырлар белән чиратлашып барды.Экраннан теманы яктырткан презентация тәкъдим ителеп торды.Чараның  ахыргы өлешендә исә, сугыштан кайту мизгелләре күрсәтелде. Анда инде авылдашларыбызның исән-сау килеш туган якларга кайту шатлыгы да,  якыннарын, иң кадерле кешеләрен  югалту ачысы да бар иде.Залда утыручы тамашачылар кичәне бик яратып кабул иттеләр, кызганыч мизгелләрдә күз яшьләрен дә яшереп кала алмадылар.