«Туган телем-Тукай теле!» конкурс-кичә
21 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне дигән матур бәйрәм бар.Бу дата безгә туган телебезнең никадәр кадерле, мөһим булуын искәртергә ярдәм итә. 20нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә үткән “Туган телем-Тукай теле!” исемле чара моның шулай икәнен тагын бер кат дәлилли.Чарага Ашытбаш авылы Г.Тукай исендәге төп гомум белем мәктәбенең башлангыч класс укучылары чакырылган иде.Укучылар темага карата тезелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Презентация ярдәмендә балалар әдәбиятын чагылдырган башваткыч чиштеләр.Аннан төрле конкурсларда үзләренең алган белемнәрен сынадылар.Чара бөек якташыбыз Г.Тукайның гимнга әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.