Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Яратып һәм яратылып яшик!” (конкурс-кичә)

15нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре гашыйклар көне уңаеннан, “Яратып һәм яратылып яшик!” дигән кичә үткәрде. Конкурста катнашу өчен яшьләребез арасыннан 3парны билгеләп чыгардык.Һәм аларны төрлечә сынарга керештек.Яшьләребез уеннарга әзерләнә торган вакытта залда утыручы тамашачылар белән дә кызыклы уеннар уйнап алдык. Авылның яшь җырчысы Дилүс Загидуллинның мәхәббәт темасына яңгыраган җырлары кичәне тагын да ямьлерәк итте. Парларыбыз үзләрен төрле яклап сынадылар: мәхәббәт хатлары яздылар, танышу тарихларын искә төшерделәр, биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте, ахырдан яшьләр белән истәлеккә фотога төштек.