Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Батырлар даны –мәңгелек!” (батырлык сәгате)

Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Җиңү бәйрәме сүзтезмәсенең күләгәсендә - меңләгән миллионлаган корбаннар, толлар һәм ятимнәр язмышы.

     30нчы январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән батырлык сәгате үткәрелде. Бу чара “Батырлык”төшенчәсенең мәгънәсен аңлату, Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, туган илебезнең патриотлары булырга кирәклегенә төшендерү максатларыннан чыгып үткәрелде.Иң элек балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар.Аннан укучылар белән   батырлык турында сөйләштек. Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләдек. Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?, шул сораулар буенча фикер алыштык.Чарабызны “Киләчәгебез сезнең кулларда, арагызда үз иле, халкы өчен батырлык кылучылар күбрәк булсын, - дигән теләк  белән тәмамладык.