«Ватаным-Татарстан» (туган якны өйрәнүчеләр турниры)
Барыбызга да билгеле булганча, 2020нче елда ТАССРның төзелүенә-100 ел тулуны билгеләп үтәбез.Шул уңайдан, 23нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, “Ватаным –Татарстан” дип исемләнгән туган якны өйрәүчеләр турниры үткәрде.Анда Г.Тукай исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.Чараның максаты: туган як тарихын искә төшерү, туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләү һәм укучыларга тарих темасына китаплар тәкъдим итү иде.Башта укучылар белән илебез турында кыскача әнгәмә үткәрдек, аның тарихи урыннарын, батыр сугышчыларын, күренекле язучыларын искә төшереп үттек.Аннан инде 2 командага бүленеп, ярыш үткәрдек.Укучылар уеннарда шулкадәр бирелеп уйнадылар, хәтта вакытның үткәнен дә сизмәделәр.Ярышта укучылар бер төсле очколар алдылар һәм җиңеп чыктылар.Чараның азагында исә катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.