Могҗиза көткәндә... (бәйрәм кичәсе)
Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә яңа елга багышлап тематик кичә үткәрде.Анда укучылар һәм студентлар, авылыбызның талантлы яшьләре катнашты.Кичә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек белән башланып китте.Бәйрәмдә җыр, скетчлар, яңа ел темасына шигырьләр күңелле биюләр белән чиратлашып барды.Кичәбез бик күңелле рухта үтте, хәтта бәйрәмнең ахырына якынлашканы сизелмәде дә.