“Әкиятләр илендә” уен-викторина
4нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәгеләр өчен “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән уен- виктоина үткәрелде. Башта укучылар үзләре укыган әкиятләрне искә төшереп уздылар.Аннан балалар ”Мин кайсы әкияттән?”, “Минем иптәшем ни исемле?”, “Әкиятне кем язган?” исемле турлардан торган викторина сорауларына җавап эзләделәр.Укучылар бик актив рәвештә, сорауларның күпчелегенә дөрес җавап бирделәр.