Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Кар кызы остаханәсе” (мастер- класс)

Кәгазьдән кар бөртекләре ясау кәефне күтәрә, Яңа ел рухы тудыра. Күпләр кыш көне тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләрен ябыштырадыр. Менә без дә Ашытбаш авыл китапханәсендә 6нчы класс укучылары белән бергәләп шул кар бөртекләрен ясадык. Әлбәттә, аларны ясарга авыр түгел — кәгазьне берничә мәртәбә бөгәргә, һәм кайчы белән төрле рәсемнәр кисәргә кирәк.