“Чакыра,кабат чакыра кыңгырау мәктәпләргә!”(әдәби мәйданчык)
30нчы август көнне Ашытбаш мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучлары өчен,тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче нәниләр өчен чын бәйрәм ясады – әдәби мәйданчык оештырылды.Чарага Шүрәле,Кәҗә һәм Сарык та килгән иде.Кәҗә укучыларны мәктәпкә бармаска күндермәкче иде, ләкин укучылар аңа һәр нәрсәнең үз вакыты бар-вакытында укырга,белем алырга кирәклеген бик тиз төшендерделәр.Кичә шигырь,җыр,бию һәм уеннар белән үрелеп барды.1нче класска баручы укучыларга бүләкләр тапшырылды. Чара укучларга,әти-әниләргә бик ошады.