"Арча төбәге музейлары"( мәдәни дәрес)
Һәр елны Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы башлангыч класс укучылары өчен мәдәни көндәлекләр бастырып чыгара.Ә без – китапханәчеләр, үз чиратыбызда, укучыларга шушы китапчыкларны тапшырабыз.Менә быел да, 18нче сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең башлангыч класс укучыларына көндәлекләр тапшырылды.Авыл китапханәчесе укучылар өчен “Арча төбәге музейлары” дигән мәдәни дәрес үткәрде.Ә инде чараның икенче өлешендә укучыларга көндәлек тапшырылды.Иң элек укучыларга көндәлекләрне тапшырганчы, аның белән кыскача таныштырып чыгылды.Мәдәни көндәлек белән ничек итеп эшләргә кирәклеге аңлатылды, төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге хакында әйтелде.Шундый мәдәни көндәлек башлангыч класста укучы 17 балага тапшырылды.