Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Минем Арчам!"(асфальтта рәсем конкурсы)

Арча районы оешуга тиздән 90 ел була.Шул уңайдан, китапханә, мәдәният йорты һәм башка тармакларга, бу зур чараны билгеләп үтү максат итеп куелды.Менә шундый чараларның берсе 14нче август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә үткәрелде.Анда  урта яшьтәге укучылар җыелды. “Минем Арчам” дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрелде.Иң элек Арча районына багышлап чыгарылган китаплар белән танышып үттек.Кыскача гына туган төбәктән чыккан зыялы шәхесләребезне, язучыларны, сәнгать әхелләрен искә төшердек.Һәм укучылар кулларына төсле акбурлар тотытып сәнгать дөньясына эшкә чумдылар.Бик тырышып ясаганнан соң, матур гына рәсемнәр дә килеп чыкты.Конкурста катнашкан укучыларга зур рәхмәт.