Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Балачак- бәхет иле!" (балалар бәйрәме)

1 июньдә бик матур җылы бәйрәм- халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Чараның төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү.Бу бәйрәмне үткәрү- безнең Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йортының традициясенә әйләнә бара.Менә быел да, мәдәният йортының ял бакчасына лагерҗга йөрүче балалар, бакча балалары һәм авыл халкы җыелган иде.Балалар өчен ачык һавада “Бу китаплар сезне көтә!” исемле китап күргәзмәсе эшләде.Укучылар үзләре теләгән китапларны яздырып алдылар.Иң элек балаларны бәйрәм белән котладык.Аннан инде балалар үзләре алдан әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр.Ә бәйрәмнең икенче өлешендә исә төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Уенда катнашкан һәр балага бүләкләр бирелде.Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.Чара ахырында бәйрәмгә килгән һәр баланы татлы туңдырма белән сыйладык.