Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

7 нче февраль-Татарстан республикасы гербы көне.

7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне. Шул уңайдан, укучылар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде. Ренат Харисның “Татарстан символлары” китабына күзәтү ясалды.

"Котлы булсын, Яңа ел!"

Яңа ел бәйрәме - күпләребезнең көтеп алган бәйрәме. Балалар өчен аеруча шулай. Чөнки ел буе тәртипле, тырыш булган балаларны Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр көтә.

бал-маскарад

30 нчы декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бал-маскарад үткәрде. Чараның программасы бик күңелле һәм бай иде.

Шәфкатьлелек бизи кешене!

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.

"Газета-журналлар каруселе"

Ашытбаш авыл китапханәсендә «Газета-журнал каруселе» дип исемләнгшн вакытлы матбугат көне үткәрелде. Китапханәче балаларны популяр рубрикалар белән таныштырды.

Заман фаҗигасе

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шушы дата уңаеннан укучылар өчен танып- белү сәгате үткәрелде.

Әти булу җайлы түгел

19нчы октябрь- әтиләр көне, чагыштырмача яңа бәйрәм. Без дә китапханәбездә бу бәйрәмне билгеләп үтә башладык. Бүген китапханәгә 4,5 нче класс укучылары чакырылган иде.

" Ашытбаш -һәрвакыт минем йөрәгемдә!"

8 нче октябрь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында китапханә белән рәссам, графикчы, Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Рәшит Хәмит улы Гаимов белән очрашу үтте.

Россия флагы тарихы

22нче август көнне, Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, кече яшьтәге укучылар өчен кәгазьдән Россия флагы көне уңаеннан тарихи сәгать һәм флаг ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Карбыз бәйрәме

21 нче августта Ашытбаш мәдәният йорты каршында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен карбыз бәйрәме үткәрелде.

«Три символа на фоне истории»

Ашытбаш авыл китапханәсе укучылары өчен патриотик сәгать үткәрде. Чарада катнашучылар борынгы заманнардан ук флагның тарихы белән таныштылар.

“Искусство пушкинского слова!”

6 июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кече, урта сыйныф укучылары өчен әдәби - уен сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга даһиның тормышы, аның килеп чыгышы, няня Арина Родионовнаның йогынтысы, Царскосельск лицее, хатыны Наталья һәм балаларга мәхәббәте турында сөйләде.

Сабантуйга бүләк җыю

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда үткәрәләр. Бәйрәм алдыннан һәр авылда атлар җигеп, гармуннар уйнап, өйләрдән өйләргә йөреп бүләк җыю йоласы бар.