"Милли моңнар"
Иске Кишет авыл китапханәсе сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан республикакүләм проектка кушылып шагыйрьнең "Милли моңнар" исемле шигырен укып анализлады.
Хәйран булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем:"Кардәш, бу көй нинди көй?"
Җавабында милләттәшем миңа:
" Бу көй була, - диде, - Әллүки!"