“Кошлар да килеп җиткән”
Халыкара кошлар көненә Яңа Кишет балалар бакчасында Иске Кишет авыл китапханәсе танып-белү уены үткәрде. Китапханәче балаларга кыскача бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, кошлар турында әкиятләр һәм хикәяләр укыды.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясап,китапханәче балаларга канатлы дуслары турында күп мәгълүмат булган яңа китаплар тәкъдим итте.Чара барышында балалар төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.