«Кошларга»
Иске Кишет авыл китапханәсендә китап укучыларыбыз белән берлектә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган республикакүләм проектка кушылып шагыйрьнең "Кошларга" шигырен укып анализладык. 🦤
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
Туган ягыбызга кара каргалар кайттылар инде, кыр казлары да кайталар, көтүләре белән күренә башладылар. Язгы кояш җылысында чыпчыклар чыркылдашып җим чүплиләр, табигать кышкы йокысыннан уянып җанлана.