“Истә калганнар”
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайга 140 яшь тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе "Истә калганнар"китабы буенча әдәби сәгать үткәрде.Китап сәяхәтнамә рәвешендә язылган.2010 елда 12 елга сузылган Җаек чорын өйрәнеп, "Тукай-тур" фәнни-иҗат экспедициясе, "Тукай фәне" нә яңалык кертте.Чараны китапханәче Г.Габитова алып барды.Ул әлеге китаптан файдаланып,укучыларга экспедиция төбәкләрендәге ватандашларыбызның тормышы,гореф-гадәтләре, көнкүреше турында кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүмат җиткерде.Кичәдә катнашучылар Тукай идеясенең ничек һәм нинди хәлдә булуы белән таныштылар,үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җаваплар таптылар.Чара барышында укучыларыбызга да сүз бирелде.Фикер алышулар булды.Чара файдалы һәм кызыклы булды.