«Мы за спорт,мы против наркотиков»
Иске Кишет авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан сәламәтлек сәгате үтте. Китап укучыларыбыз белән спорт, нигездә чаңгы спорты турында мәгълүматлар белән таныштык. Бу спорт төренең тарихы бик еракка, моннан 15-20 мең еллар элек үк төньяк халыкларына барып тоташа. Беренче чаңгыларның барлыкка килү тарихы агач такталардан башланган. Тора-бара үзгәреп, түгәрәк, овал һәм ракета формасындагы чаңгылар барлыкка килгән. Чаңгыда оста йөрүче кеше иң батыр, иң кыю һәм җитез баһадирга тиңләштерелгән.