Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Бишек җыруы»

      Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган республикакүләм проектка кушылып Иске Кишет авыл китапханәсендә шагыйрьнең "Бишек җыры" шигырен шигъри җанлы, сәнгатькә гашыйк китап укучыларыбыз белән укып анализладык.Сиңа теләк теләрмен, бәхетле бул диярем.Һәрберебезнең дә балалары бәхетле, тәүфыйклы,игелекле булсын.