“Уч төбемдә-өмет”
Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә шагыйрә,драматург,публицист якташыбыз Гөлүсә Батталова белән очрашу узды.Кичәдә катнашучылар бары тик хатын-кыз иҗатында гына барлыкка килергә мөмкин булган моңлы наз,сагышлы өмет, ярсулы хисләр белән тулы лирик шигырьләр белән таныштылар.Чараны китапханәче Г.Габитова алып барды.Чара барышында ул катнашучыларны шагыйрәнең иҗаты,биографиясе белән таныштырды.Гөлүсә "Бер йотым бәхет","Кесә тулы- давыл!"китаплары авторы.Шигырьләре һәм хикәяләре даими рәвештә вакытлы матбугатта басылып тора.Чара барышында ул үзе дә, кичәдә катнашучылар да аның шигырьләрен укыдылар, үзешчән һәм шулай ук профессиональ артистлар башкаруында җырлар яңгырады.Шагыйрәнең иҗаты тамашачыларыбызга бик ошады.