“Чишмәләр җыры”
Иске Кишет авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә шагыйрә якташыбыз А. Галимҗанова белән очрашу булып үтте..Кичәдә катнашучылар шагыйрәнең күпкырлы иҗаты:балачак,мәхәббәт,ана булу,туган як турында шигырьләре белән таныштылар.Чараны китапханәче Г.Габитова алып барды.Чара барышында ул катнашучыларны шагыйрәнең иҗаты,биографиясе белән таныштырып үтте.Тормышның барлык якларын үз эченә алган иҗат , яшәү көче белән тулган җан укучыларда зур кызыксыну уятты.Әлфия Г. үз хисләрен шигырьләре белән тамашачыга җиткерә.Чара барышында ул үзе дә, кичәдә катнашучылар да аның шигырьләрен укыдылар, үзешчән артистлар башкаруында җырлар яңгырады.Шулай ук кунагыбых Хәйдәр Закиров башкаруында Әлфия Галимҗанова сүзләренә "Кадерен белмәдең" һ.б. җырлар яңгырады.Чарада кунаклар, Әлфия Галимҗанованың сыйныфташлары да катнашты.Шагыйрәнең иҗаты тамашачыларыбызга бик ошады!