Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Мәһдиев мирасы көзгесендә Тукай”

      Бөек якташ шагыйребез Габдулла Тукайга 140 яшь тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Мөхәммәт Мәһдиевнең "Габдулла Тукай турында хезмәтләр"китабының премьерасын үткәрде. Бу көннәрдә мәктәптә Тукай атналыгы уза.Чараны китапханәче Г.Габитова алып барды.Ул презентациядән файдаланып, укучыларга бу китап турында кыскача мәгълүмат тәкъдим итте.Китапта күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевнең 1961-1995 елларда язылган һәм төрле басмаларда басылган фәнни һәм публицистик хезмәтләре тупланган.Китапханәче балаларны китапка кергән берничә зур тема:"Тукай һәм Казан арты","Тукай һәм мәдәни мохит" һ.б. белән таныштырды. Чара файдалы һәм кызыклы булды.