“Янып калсын гомрең”
Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе шагыйрь иҗатына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Күргәзмәдә бөек татар шагыйре,Советлар Союзы Герое,Ленин премиясе лауреаты М.Җәлилнең татар һәм рус телләрендәге томнары,атаклы «Моабит дәфтәрләре» тәкъдим ителде.М.Җәлилнең шигырьләре дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән.Китапханәче укучыларны шагыйрьнең әсирлектә язган шигырьләре белән таныштырды.Җәлилнең шигъриятен яраткан кешеләр факсимиль басма белән танышканда аның бу юллардан чыккан тетрәнүләрен тоя алалар.