Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Бер адым да чигенмәскә!”

       Россиянең Хәрби дан көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музей-утарында батырлык дәресе үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова каһарман авылдашыбыз Гани Сафиуллин җитәкчелегендәге 38 нче укчы дивизиянең Сталинград сугышында кабатланмас батырлыклары турында горурланып сөйләде.Бу дивизия 64 нче армиянең шәһәрне дошман кулыннан саклаган үзәк көчләренең берсе була.Китапханәче шулай ук укучыларны Г.Сафиуллинның «Җиңү юллары буйлап» китабы белән таныштырды.Анда автор Бөек Ватан сугышы фронтларында кичергәннәре,совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыклары турында дулкынланып сөйли.Китапта Г.Сафиуллин Сталинград сугышына зур урын бирә.Укучылар күп мәгълүмат алдылар,фикер алыштылар.