“Кортлы май”
Иске Кишет авыл китапхәнәсендә кортлы май ясау буенча мастер-класс үтте. Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова ачып җибәрде.Ул татар халык ашларына карата эшләп куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясап,татар халкының бик тәмле,затлы милли ризыгы булган кортлы майны ясау ысуллары белән кичәдә катнашучыларны таныштырып китте.Аннан соң “Ак калфак”клубының бердәм әгзасы Наилә апа кортлы май ясау буенча мастер-класс үткәрде.