“Тукай-дөньяга күзләребезне ачкан шагыйрь”
Иске Кишет авыл китапханәсе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган республикакүләм проектка кушылып,китапханәгә йөрүче өлкән яшьтәге китап укучылар белән берлектә Тукайның “Һәр ялтыраган алтын түгел” исемле шигырен укып анализлады.Соңыннан фикер алышу булды.Тукаебызның шигырьләрен укыган саен үзебез өчен нинди дә булса яңалык ачабыз,тормышны күбрәк аңлыйбыз.Нинди тирән мәгънәле шигырьләр.