“Яңа ел теләкләре”
Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар Яңа ел елкасы үткәрде. Программада әкият геройлары белән кызыклы уеннар ,биюләр,күңелле җырлар бар иде. Балалар көтелмәгән маҗаралар,әйлән-бәйлән, сюрпризлар дөньясына чумдылар.Балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды.Шулай ук чыршы тирәсендәге Яңа ел тамашасында Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Ел символы Ат балалар белән бергә табышмакларга җавап таптылар.Балалар иң яхшы карнавал костюмына конкурста катнаштылар. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга бүләкләр бирделәр.Балалар өчен шулай ук единорог аниматорның катнашуы көтелмәгән сюрприз булды.Аның белән бергә балалар әйлән-бәйлән уйнадылар һәм, әлбәттә, истәлеккә фото төштеләр.