“Яңа елда яңа зур уңышлар”
Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә театральләштерелгән яңа ел тамашасы үткәрде.Бәйрәмгә Кыш Бабай,Кар кызы ,Яңа ел символы булган Ат һәм «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика»кинокомедиясеннән персонажлар:Куркак, Балбес һәм Бывалый килде.Кичә кызыклы инсценировкалар,төрле кызыклы уеннар,сюрпризлар белән үрелеп барды.Сәхнә йолдызлары Разил Галиуллин,Ранис Хәйруллин, шулай ук бик күп яшь катнашучылар тамашачыларга үзләренең матур концерт номерларын тәкъдим иттеләр.Уеннарда катнашкан тамашачылар да авыл халкын бәйрәм белән котладылар һәм истәлекле бүләкләргәдә ия булдылар.Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле әлбәттә лотерея билетлары уйнату булды.