“Сагышлы хәтер”
Иске Кишет авыл китапханәсендә язучы, әдәбият белгече , педагог Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби кунакханә үтте . Китапханәче кичәдә катнашучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды , китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. М.Мәһдиевнең үз стиле ,үз язу манерасы бар, ул прозада беркемне дә кабатламый.Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән "Ачы тәҗрибә"китабы истәлекләрдән тора:замандашлар, шул исәптән танылган галимнәр һәм язучылар-бу китапның геройлары . Истәлекләр йөгерек телдә язылган , мавыктыргыч, кызыксынып укыла .Бу китап укучыларның игътибарын җәлеп итте . Китапханәче шулай ук кичәдә катнашучыларга Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән язучының ун томлык "Әсәрләр"китабын тәкъдим итте.М.Мәһдиев әсәр өчен материал сайлауда , аңа якын килүдә һәм аны сәнгати сурәтләү ысулларында гадәттән тыш оригиналь язучы. Чара азагында фикер алышулар булды .