Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Каһарманнар белән горурланабыз”

      Ватан Геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Иске Кишет авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән берлектә батырлык дәресе үткәрде.Китапханә мөдире Г.Габитова укучыларны музей белән таныштырды.Аларга Арча районыннан чыккан каһарманнарның тиңдәшсез батырлыклары турында сөйләде.