“Татарстан”журналы
"Татарстан" Республика иҗтимагый-сәяси журналының беренче саны чыгуга 105 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе вакытлы матбугат сәгате үткәрде . Китапханәгә вакытлы матбугатны укырга яратучы укучылар,бу очракта «Татарстан "журналын яратып укучылар җыелды . " Татарстан" - укучыларның иң кирәкле ,кызыклы һәм яратканнарының берсе . Журнал төсле, күп иллюстрацияләр һәм фотографияләр белән басыла. Журналда шулай ук укучыларыбыз яратып укый торган әдәби хикәяләр дә басыла.Китапханәче Г. Габитова китап күргәзмәсенә күзәтү ясады . Журналның " акыллы гамәлләр " ," игелекле эшләр","мәңгелек кыйммәтләр " һ.б. махсус бүлекләре белән таныштырды . Чара барышында кичәдә катнашучылар үзләренә ошаган иң кызыклы мәкаләләр турында фикер алыштылар.